Башкортстанның өч авылы тарихи җирлек статусын алды

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»).Стәрлетамак шәһәренең бер өлеше, Баймак районы Темәс авылы һәм Ишембай районы Верхотор авылы тарихи җирлек статусына ия булды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең тиешле карарына 2020 елның 30 декабрендә кул куелды. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, тарихи җирлекләргә юридик статус бирү өчен Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе 2020 ел дәвамында эш алып барган. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында төбәк әһәмиятендәге җиде тарихи җирлек исәпләнә. Читать дальше

Контейнер виджетаСкопировать код Вставьте этот код в элемент body в том месте, где хотите показывать виджет:

Источник: Tatar-inform.tatar